В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «Экологик герб: саклау өчен белергә кирәк» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәрә. Аның максаты – Россия Федерациясендә беренче булып субъектларның һәм торак пунктларның экологик гербларының интерактив картасын булдыру.
Конкурста катнашу өчен 7 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем гариза бирә ала. Гаризалар 2022 елның 31 июленә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашучылар төбәкнең уникаль табигать объектларын билгеләячәк һәм аларны экологик герблар рәвешендә теркәп, туган як табигатенең үзенчәлеген һәм нәзбереклеген күрсәтәчәк, дип күздә тотыла.
Конкурска быелның 1 августыннан 31енә кадәр нәтиҗә ясалачак. Конкурс үткәрү турындагы нигезләмә таләпләренә туры китереп гариза биргән барлык катнашучылар да катнашучы сертификатларын алачак. Конкурста җиңүчеләр истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
«Экологик герб: саклау өчен белергә кирәк» россиякүләм конкурсы турында тулырак итеп биредә белергә мөмкин: http://vernadsky.ru/de/proekty/ecogerb.