Әгерҗе урманчылыгы һәм Әгерҗе урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үз эшләренең нәтиҗәләрен район җитәкчелегенә күрсәттеләр

2022 елның 1 июле, җомга

Бу атнада Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов белән бергә, Әгерҗе урманчылыгы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләделәр.

Эш визиты барышында Азат Вәлиев һәм Владимир Ишморатов Әгерҗе кишәрлеге урманчылыгының 67 кварталында, Шаршады кишәрлегенең 105 һәм 103 кварталларында оештырылган урман культуралары кишәрлекләрендә булдылар. Эшләр урман кишәрлекләрен арендалаучылар – «Ак Барс» урман эшкәртү компаниясе» ҖЧҖ һәм «Хазар» ҖЧҖ тарафыннан башкарылган.

Азат Вәлиев шулай ук яр-сыза урман утыртмаларын утырту һәм урман культураларын агротехник карау буенча башкарылган эшләрнең дә нәтиҗәләре белән танышты. Җитәкче-урманчы быел урман культуралары сезоны кысаларында Әгерҗе урман хуҗалыгы белгечләре 18 га мәйданда саклагыч урман утыртмалары булдырдылар, дип сөйләде. «Урман культураларын агротехник карау бүгенге көндә 37 гектар мәйданда башкарылды», – дип хәбәр итте Владимир Ишморатов.

Соңыннан район башлыгы истәлекле «Хәтер бакчасы» утыртмасын һәм Әгерҗе урманчылыгы территориясендә үсә торган уникаль агачны карады. Әлеге нарат 172 яшьтә, аның биеклеге 27 метрдан артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International