«Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара. «Мондый чараларны үтәү – урман культураларын булдыру һәм үстерү процессында мөһим этап, – ди урман хуҗалыгы директоры Илмир Шаһивәлиев. – Шулай итеп, без үсемлекләрне тамырдан тукландыру шартларын яхшырта алабыз, аларның үсеп китүен, сакланышын һәм урман культураларының тиз үсешен тәэмин итә алабыз. Бүгенге көндә мондый эшләр 28,5 гектар мәйданда башкарылды, план буенча – 136 гектар».
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча агымдагы елның 4 июленә урман культураларын агротехник карау эшләре 6.2 мең га мәйданда башкарылган.