«Зеленый оберег» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Цифрлы урман» Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слетына әзерләнә

2022 елның 5 июле, сишәмбе

«Нурлат урманчылыгы» ДКУ Восход кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Илдар Йосыпов Нурлат районының Иске Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Зеленый оберег» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слетына әзерлек кысаларында оештырылды.

Очрашу барышында Илдар Йосыпов балаларга урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, урман культурасы, урман хуҗалыгы һәм урманны саклау эшләре төрләре, биотомер, буссоль куллану кагыйдәләре һ.б. турында искәртеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International