Урман хезмәтенә старт

2013 елның 2 июле, сишәмбе

Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты абитуриентлары белән очрашу үткәрде.

Министрлыкка урман бистәләреннән егерме яшь кеше килгән иде, күбесенең ата-аналары урман хуҗалыгында эшли, үзләре мәктәп урманчылыкларында башлангыч һөнәри белем алганнар. Норлат мәктәп урманчылыгыннан Александр Чибидин һәм Шәһәр яны мәктәп урманчылыгыннан Айгөл Әхмәрова – халыкара һәм региональ конкурс лауреатлары, башкалары – республика тармак олимпиадаларында җиңүчеләр, һәм урман профильле вузны бик аңлы рәвештә сайлаганнар.

Министр Наил Мәһдиев яшьләргә Татарстанның урман хуҗалыгында соңгы елларда булган үзгәрешләр турында сөйләде, һәр абитуриент һәм аның ата-анасы белән танышты. “Урман хуҗалыгы аркылы тормышта үз юлыгызны табуыгызны телим”, – диде министр яшь буын урманчыларга.

Министрлыктагы бу очрашуда кадрлар службасы хезмәткәрләре һәм җитәкче-урманчылар да бар иде. Алар уку елы барышында авыл мәктәпләрендә аң-белем тараттылар, Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты белән хезмәттәшлек итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International