«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Фотоконкурста Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар катнаша ала.

Эшләр 3 номинациядә 2022 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә: «Агачлар утырту – Җирне дәвалау», «Яшь урманчылар табигать сагында» һәм «Урманнар орлыклардан башлана». Катнашу өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына anya16161912@yandex.ru электрон адресы буенча гариза һәм эш тапшырырга кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре 31 декабрьгә кадәр билгеле булачак. Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/respublikanskiy-fotokonkurs-sohranenie-lesov-v.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International