ТР «Аксубай урманчылыгы» ДКУ урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча семинар узды. Чарада урманчылык һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
Лекция белән тыңлаучылар алдында урманчы-җитәкче урынбасары Петр Прокопьев чыгыш ясады.
Уку барышында урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы эшләрен башкару, урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләре каралды. Шулай ук хезмәтне саклау һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә дә игътибар бирелде.