16 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда янгын чыгу хәтәренең югары классы саклана

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 12 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының IV классы саклана. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт эшли. Хәзерге вакытта республикада янгын куркынычы булган хәлләргә космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә, шулай ук тәүлек буе ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» (тел.8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95) төбәк диспетчерлык хезмәте эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International