«Эковики» платформасында «Урман волонтерлары мәктәбе» онлайн-курсы башланган. Аңа әлеге сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://ecowiki.ru/onlajn-kurs-shkola-lesnyh-volonter.
Онлайн-курста катнашучыларны урманнарны торгызу, урман янгыннарын сүндерү, урман фонды территориясен төзекләндерү буенча тармакның әйдәүче экспертларыннан дәресләр көтә.
Курс ун модульдән тора. Хәзер платформада ике модуль бар. Яңа модульләр атна саен өстәләчәк.
Онлайн-курсның максаты – киләчәктә региональ волонтерлык отрядларын булдырачак һәм урманчыларга һәм янгын сүндерүчеләргә урман территорияләрен сакларга ярдәм итәчәк алдынгыларны әзерләү.