Азнакай урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә

2022 елның 15 июле, җомга

Азнакай урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Ут таралуны булдырмый торган минераллаштырылган полосалар салуга зур игътибар бирелә. Шулай итеп, быел гомуми озынлыгы 54 км булган янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны булдыру һәм карау эшләре башкарылган.

Моннан тыш, урман янгыннары тематикасына 8 яңа аншлаг урнаштырылган, 4 км озынлыкта урман юллары булдырылган һәм реконструкцияләнгән.

«Урманнарда ел саен янгынга каршы төзекләндерү эшләре алып барыла. Безнең төп бурыч – урманнарда янгыннарны булдырмау өчен барлык шартларны булдыру һәм килеп туган куркынычларга мөмкин кадәр тиз арада җавап бирү, – ди «Азнакай урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Нурия Шәрифуллина. – Шулай ук халык арасында агитация-аңлату эшләре дәвам итә, плакатлар эләбез, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмати листовкалар һәм брошюралар таратабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International