Министр урынбасары Рәис Гомәров КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында югары уку йортын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды. Анда КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, факультет деканы Ренат Гафиятов һ.б. катнашты.

«Үзгәртеп корылган урман хуҗалыгы һәм экология факультеты үз тарихын 2003 елдан бирле алып бара. Биредә студентларны нәтиҗәле укыту, шулай ук аларның сәләтләрен ачу һәм иҗади яктан үзләрен күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган, – дип билгеләп үтте министр урынбасары Рәис Гомәров. – Югары уку йортында югары квалификацияле укытучылар, урман тармагында гамәли эш тәҗрибәсе зур булган белгечләр коллективы эшли. Форсаттан файдаланып, сезгә югары һөнәри осталыгыгыз, тырыш хезмәтегез һәм һәр студентка индивидуаль якын килүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә».

«Хөрмәтле чыгарылыш студентлар! Сезне безнең командага кушылырга чакырабыз, – дип өстәде ул. – Университетны тәмамлавыгыз белән тәбрик итәм! Сезнең алда барлык юллар да ачык булсын, алда бары тик якты һәм бәхетле киләчәк кенә көтсен! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим».

Шулай ук чыгарылыш укучыларын КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский да котлады.

Алга таба югары уку йортын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды. Аларны «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре буенча белем алган 80 артык кеше алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International