Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында киңәшмә узды, анда 2022 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды. Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Утырышта доклад белән ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев чыгыш ясады.
Утырыш барышында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, максатчан индикаторларга ирешү, объектлар төзү, техника сатып алу һ.б. мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының җаваплы башкаручысы булып тора. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. Проект буенча, 2022 елда 3,6 мең га мәйданда – урманнарны торгызу эшләрен башкару, 11,4 тоннадан да ким булмаган төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләү һәм 30,9 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.