Бу елның 11-12 августында «Компенсацияле урман торгызу: законнар белән көйләүдә яңалык» темасына онлайн-семинар узачак. Аны Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты оештыра.
Катнашу өчен гамәлдәге законнар нигезендә урманнарны компенсацияле торгызу эшләрен үткәрергә тиешле оешмаларның, төбәкләрдәге урман ведомстволары һәм алар карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре чакырыла.
Семинар барышында компенсацияле урман торгызу мәсьәләләре, әлеге эшләрнең үтәлешен җайга сала торган законнардагы үзгәрешләр һ.б. хакында фикер алышачаклар.
Тулырак мәгълүматны 8 (496) 532-89-09 телефоны, e-mail: dogovor@vipklh.ru, s5328909@vipklh.ru аша белешергә мөмкин.