Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм блогерларны «Торгызу унъеллыгы» конкурсында катнашырга чакыра

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Бөтенроссия табигать саклау җәмгыяте Вконтакте социаль челтәрендә экосистемаларның торышына багышланган материаллар урнаштыручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар өчен «Торгызу унъеллыгы» конкурсын үткәрә.

Конкурс 2021-2030 елларда планетаны экологик савыктыру өчен тормышка ашырыла торган глобаль проектның бер өлеше булып тора.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Аларның һәркайсында жюри өч җиңүчене билгеләячәк. Конкурска нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак, проект финалистлары дипломнар һәм акчалата премияләр алачак.

Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://voop-rf.ru/tpost/zaidotm7d1-konkurs-desyatiletie-vosstanovleniya-pri.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International