Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. «Бүгенге көндә Кәләй урманчылыгының урман фонды территориясендә 22 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылды, – дип сөйләде «Кәләй урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер Ирина Сәгъдиева. – Хәзерге вакытта Буа кишәрлеге урманчылыгының 65 нче кварталында эшләр алып барыла, 3 кеше җәлеп ителгән».
Аның сүзләренә караганда, быел Кәләй урманчылыгы территориясендә 89 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк, шул исәптән ликвид булмаган агачны җыю – 20 га.