Рослесхоз Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыруның беренче этабын тәмамлаган

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, AT Consulting технологик партнеры белән берлектә, Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру проектының беренче этабын тәмамлаган.

«Өч ай эчендә проект командасы Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм аның ярдәмче системасы буенча җентекле техник документацияне эшләде. Ул инде уңай экспертиза бәяләмәсен алды. Киләсе этап булып программа белән тәэмин итү, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре һәм башлангыч сынаулар үткәрү булачак», – дип сөйләде Рослесхозның Мәгълүмат системаларын һәм дәүләт урман реестрын үстерү идарәсе башлыгы Михаил Никитин.

Исегезгә төшерәбез, Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы Россиянең урман хуҗалыгын гомуми цифрлаштыру кысаларында булдырыла, ул кәгазь документлардан цифрлы мәгълүматларга акрынлап күчүне, реестр модельләрен кертүне, кабатлана торган һәм артык мәгълүматтан баш тартуны күздә тота.

Система барлык тармак мәгълүматларын туплый һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен һәм функцияләрен гамәлгә ашыру өчен нигез булачак. Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы урман фондының торышы, шул исәптән урманнарның сан һәм сыйфат характеристикаларын, шулай ук аларны куллану, саклау, яклау һәм яңадан торгызу турында мәгълүмат алырга, эшкәртергә, сакларга һәм визуальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков билгеләп үткәнчә, Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру – Россия урманнары белән тотрыклы идарә итү өчен социаль әһәмиятле, икътисадый һәм техник яктан акланган мәгълүмат киңлеген формалаштыру.

«Төп нәтиҗәләр: идарә карарларын кабул итү өчен мәгълүмат тапшыруның дөреслеген һәм оперативлыгын арттыру, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны планлаштыруның төгәллеген тәэмин итү, агач һәм башка ресурслардан файдалану буенча барлык процессларны контрольдә тоту. Система урман хуҗалыгында дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның төп инструменты булырга, урман комплексының торышы һәм үсеш перспективалары турында мәгълүмат формалаштырырга тиеш», – дип нәтиҗә ясады Вячеслав Спиренков.

Белешмә өчен. Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы Россия Урман кодексының 93.1 статьясындагы 2 һәм 7 өлешләре нигезендә, дәүләт урман реестрын алып бару, дәүләт структураларын һәм җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затларны урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау, яңадан торгызу, агач эшкәртү һәм башка урман ресурсларыннан файдалану, шулай ук агачның күзәтүчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле белешмәләр белән тәэмин итү максатларында эшләнә. Системаны сынап карау 2023 ел башында башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International