Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты конкурсларда катнашырга чакыра

2022 елның 22 июле, җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы" һәм "Иң яхшы коммерция оешмасы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы" конкурсларын уздыра.

Конкурслар «2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Гаризалар 2022 елның 14 августына кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны рәсми сайтында белергә була: https://arhiv.tatarstan.ru/index.htm/news/2106606.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International