«Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре ликвидлы булмаган агачны җыю эшенә керешкән. «Бу төр чараларның максаты – урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары барлыкка килү куркынычын киметү, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Спартак Еливанов. – Хәзерге вакытта Мамык кишәрлегенең 73 нче кварталында эшләр бара, 6 кеше җәлеп ителгән».
Аның сүзләренә караганда, быел Нурлат урманчылыгының урман фонды территориясендә барлыгы 95 га мәйданда ликвидлы булмаган агачны җыеп алачаклар.
Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.