Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2022 елның 22 июле, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны департамент башлыгы урынбасары Антон Трифонов үткәрде.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2022 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча федераль бюджетка керемнәр буенча план үтәлеше һәм урманнардан файдаланган өчен бурычларны түләттерү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Антон Трифонов утырышта катнашучылар игътибарын 2022 елда «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларына ирешү, урман культуралары һәм урман янгыннары техникасын үз вакытында сатып алу кирәклегенә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International