«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү максатыннан рейдлар үткәрә. «Урманнарда янгын куркынычы янаган чорда урман биләмәләрендә рейдлар уздыру һәм тикшереп тору – безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше булып тора. Әлеге эшләрнең максаты – табигый янгыннарны һәм корыган үләнгә ут кабу күренешләрен, урман законнары бозылу очракларын ачыклау, – ди җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов. – Статистика мәгълүматларына караганда, урманда чыккан янгыннарның 90 проценты кеше гаебе белән килеп чыга. Патрульлек барышында без гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында аңлатабыз».
«Гомумән алганда, бүгенге көндә Әгерҗе урманчылыгының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә 570 артык патрульлек үткәрелде, янгынга каршы тематикага 550 листовка таратылды һәм халык арасында 105 әңгәмә үткәрелде», – дип өстәде Владимир Ишморатов.