Татарстанда 17 мең гектардан артык мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. Шулай итеп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 26 июленә барлыгы 17 мең гектар мәйданда үсентеләр тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.

Исегезгә төшерик, урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның хәзерге санитар һәм патологик торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International