«Арча урман хуҗалыгы» ДБУ урман янгыннарын сүндерү станциясе җитәкчесе Илдар Фәйзуллин «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2022 елның 26 июле, сишәмбе

«Арча урман хуҗалыгы» ДБУ икенче типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе җитәкчесе Илдар Фәйзуллин Арча районы «Лесхоз урта мәктәбе» МББУ «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманда янгын куркынычсызлыгы» темасына дәрес үткәргән.

Очрашу барышында Илдар Фәйзуллин укучыларга урманнарда барлыкка килә торган янгын төрләре һәм сәбәпләре, янгыннарны сүндергәндә кулланыла торган ысуллар һәм техник чаралар, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча үткәрелә торган чаралар, шулай ук урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгән.

Дәрес ахырында станция җитәкчесе балаларга букчалы ут сүндергечтән ничек дөрес файдаланырга кирәклеген күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International