Бөгелмә урманчылыгының кишәрлек урманчысы Сергей Дятлов «Экоритм» экологик лабораториясе» проектында катнашучылар өчен экскурсия үткәргән

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

ТР «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ Петровка кишәрлегенең участок урманчысы Сергей Дятлов «Экоритм» экологик лабораториясе» проекты вәкилләре өчен экскурсия үткәргән. Проектта катнашучылар Бөгелмә муниципаль районының табигать һәйкәлләре:  йөзьяшәр «Петров» наратларын, Коробков сөзәклеген һәм Липовка табигый ызанлыгын караганнар.

Экскурсия барышында Сергей Дятлов балаларга республиканың урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, табигать һәйкәлләренең һәм аеруча саклаулы табигать территорияләренең әһәмияте турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International