«ЭКА» хәрәкәте экспертларны ышанычлы белемнәр базасын үстерергә чакыра

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

«ЭКА» төбәкара экологик җәмәгать оешмасы әйләнә-тирәлекне саклау һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге экспертларны хезмәттәшлеккә чакыра. «ЭКА» хәрәкәте тарафыннан яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге проект – https://ecowiki.ru платформасы, анда  «Экспертлар» бүлеге эшли. Проектның максаты – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә күп санда белгечләрне тәкъдим итү һәм аларның белемнәрен бер мәйданчыкта җыю.

Проектта фәнни һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук экология өлкәсендә ике елдан артык эшләүче профессионаллар катнаша ала. Аңа рәсми сайтта «Экспертны тәкъдим итәргә» төймәсе ярдәмендә кушылырга мөмкин: https://ecowiki.ru/community/experts/.

Ecowiki.ru платформасы һәркемгә экологик проблемаларны хәл итүгә ничек өлеш кертергә, үзеңдә файдалы экологик гадәтләрне ничек формалаштырырга кирәклеген белү мөмкинлеген бирә.

Ecowiki.ru платформасында Россия экосоешмасының төрле форматтагы белемнәре һәм практикалары тупланган:

– экологик киңәшләр, экологик гадәтләр буенча марафоннар;

– мәкаләләр, инфографика;

– алхәбәрләр һәм вебинарлар язмалары;

– онлайн-курслар;

– экологик чараларны оештыру буенча аңлатмалар;

– хокук саклау буенча материаллар (законнар, мөрәҗәгать үрнәкләре, хат үрнәкләре);

– уңыш тарихлары һ.б.

Кулланучылар үзләренә ошаган шөгыльне сайлап алачак, үз төбәгендә фикердәшләр һәм экологик берлекләр табачак, белгечләрдән консультацияләр һәм башка мәгълүмати ярдәмне алачаклар. Волонтерлар шулай ук үз төбәгендәге акция турында белә алачак, ә оештыручылар һәм эколидерлар – бөтенроссия экологик чаралар картасында онлайн яки офлайн вакыйганы терки алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International