Бүген «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слеты кысаларында төрле белем бирү программалары һәм мастер-класслар оештырылды.
Мәсәлән, «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы экспертлары укучыларга дәүләт урман реестры, урман корылышы, урманчылыкларның чикләрен билгеләү, «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге – урман патологиясен мониторинглау һәм урманнарны яңадан торгызу мониторингының максатлары һәм бурычлары, урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү үзенчәлекләре, «Иннополис университеты» ЮБ АКО һәм «Инногеотех» ҖЧҖ – Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлы трансформация эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм нәтиҗәләре, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучылар -– уку йортының тарихы, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар турында сөйләделәр. Шулай ук укучылар урманнарны төзекләндерү планшетларын күрә алдылар, электрон микроскопларны кулланырга һәм QGIS программа продукты ярдәмендә карта булдырырга өйрәнделәр.
«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ белгечләре тарафыннан «Урманнарны янгыннардан саклау» дигән мастер-класс үткәрелде. Алар мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләрне урман янгыннарының төп төрләре һәм сәбәпләре, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы тормышка ашырыла торган чаралар комплексы белән таныштырдылар, янгынны сүндергәндә кулланыла торган урман янгыннарын сүндерү җиһазларын күрсәттеләр.
Шул ук вакытта укучылар агачка рәсем ясау, чыбыктан үрү, йон скетчингы һәм табигый материаллардан уенчыклар ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Аларны оештыручылар - «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучылары.
«Бүген бик бай һәм кызыклы программа булды, – дип сөйләде «Чиста булачак» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Мария Репьева. – Мин урман төзелеше өлкәсендә бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдем. Мастер-класслардан миңа барыннан да бигрәк бөти курчакларын ясау ошады».