ТР Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Илнар Әхмәтгалиев Ульяновскида узган эшлекле киңәшмәдә катнашты

2022 елның 2 августы, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Илнар Әхмәтгалиев Идел буе федераль округы буенча «Рослесозащита» ФБУ филиаллары җитәкчеләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә катнашты. Утырыш Ульяновск шәһәрендә «Россия урман саклау үзәге» ФБУ директоры Виталий Акбердин рәислегендә узды.

Илнар Әхмәтгалиев учреждениенең урман патологиясе мониторингы һәм урманнарны яңадан торгызу мониторингы буенча эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте, урман утыртмаларының санитар һәм урман патологиясе торышын яхшырту буенча үткәрелә торган чаралар, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук филиалларның матди-техник җиһазланышы мәсьәләләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International