Илкүләм экологик премиягә гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Илкүләм экологик премиягә гаризалар кабул итү дәвам итә. Оештыручы булып «Комсомольская правда» медиагруппасы тора.

Катнашу өчен Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, корпорацияләр, предприятиеләр, инициативалы экология берләшмәләре, коммерциячел булмаган оешмалар, волонтерлык хәрәкәтләре, экологик юнәлешле проектларны гамәлгә ашыручы җәмәгатьчелек фикере лидерлары чакырыла.

Конкурс 7 номинация буенча уздырыла: «ЭкоТехнология», «ЭкоРегион», «ЭкоПредприятие», «ЭкоЛидер», «ЭкоИнициатива», «ЭкоПродукт» һәм «Мы в ответе».

Гаризаны 2022 елның 2 сентябренә кадәр әлеге сайт аша бирергә мөмкин:  https://ecopremiya.kp.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International