Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә алдагы чорга бурычлар билгеләнде

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә булып узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Чыгыш башында ул урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышын яхшырту мәсьәләләренә тукталды.

Министрның беренче урынбасары 2022 елда урман утыртмаларына карата урман патологиясен тикшерү планын Аксубай, Әлки, Биләр, Болгар, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Лубян, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары белгечләре үтәде, дип сөйләде.

Хәзерге вакытта Аксубай, Баулы, Ары, Кайбыч, Кәләй, Кама, Мамадыш, Нурлат һәм Шәһәр яны урманчылыклары территориясендә санитар-савыктыру чаралары үткәрелә.

«Урман хуҗалыклары директорларына урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү актларын мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә әзерләргә һәм санитар-савыктыру чараларын үтәүгә керешергә кирәк», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.

Шуннан соң министрның беренче урынбасары киңәшмәдә катнашучыларга «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ кабул итү кампаниясенең барышы һәм урманнарны үзләштерү проектларын һәм декларацияләрне кабул итүгә кагылышлы законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International