«Әйләнә-тирә дөнья белән аралашу: яса, күрсәт, сөйлә» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

«Әйләнә-тирә дөнья белән аралашу: яса, күрсәт, сөйлә» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны оештыручы – В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд.

Проектның максаты – төрле конкурс продуктларында нәфис, иҗади һәм интеллектуаль чаралар ярдәмендә Россиянең табигый, мәдәни мирасын тәкъдим итү.

Конкурста теләсә нинди РФ гражданины яки 7 яшьтән өлкәнрәк затлар төркеме катнаша ала. Конкурс «Минем экологик кәефем», «Минем мирас» һәм «ЦУР-яктылык» дигән 3 номинациядә үткәрелә.

Конкурс продуктларының төрләре (электрон рәвештә): стена, өстәл календарьлары, өстәл уены, көндәлек блокнот, атлас-юллама, инфографика тупланмасы, табигый һәм мәдәни мирас объектларына постерлар җыелмасы.

Конкурста катнашу өчен быелның 16 сентябренә кадәр теркәлү формасын тутырырга һәм сайлап алынган номинация нигезендә конкурс эше белән документлар пакетын теркәргә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин:http://vernadsky.ru/de/proekty/konkurs-dialog.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International