Аксубай урманчылыгы урман фонды территориясендә ликвидлы булмаган агачны җыю эшләре уздырыла. «Бу төр чараларның максаты – урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары барлыкка килү куркынычын киметү, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Хәзерге вакытта Чабаксар кишәрлегенең 108 нче кварталында эшләр бара, 5 кеше җәлеп ителгән».
«Быел барлыгы 42 гектар мәйданда ликвидлы булмаган агач материаллары җыеп алыначак, – дип өстәде ул. – Сентябрь азагына кадәр эшләрне бетерергә ниятлибез».
Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.