Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка «Урман янгыннарын иртәрәк чорда ачыклау системасы» проектын тәкъдир иттеләр. Системаның өстенлекләре турында «Цифрлы иминлек» АҖ җитәкчесе Александр Хает һәм аның урынбасары Данис Сәйфетдинов сөйләде.
Урман янгыннарын иртәрәк чорда ачыклау системасы – урман биләмәләрендә гадәттән тыш хәлләрне күзәтү, аларның нәтиҗәләрен фаразлау һәм идарә итү процессларын автоматлаштыру мәсьәләләрен хәл итү өчен билгеләнгән программа-аппарат комплексы.
Махсус программа тәэминаты чынбарлык вакыт режимында төтенләү урыннарында камералардан видеодәгълүмат алырга, постларда хезмәткәрләрнең санын һәм эшен, автотранспорт һәм махсус техника санын һәм аларның урнашу урынын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.