ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында чикләрне билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында чикләрне билгеләү буенча эшче төркем утырышы булды.

Очрашуда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, «Татарстан Республикасының киңлек мәгълүматлары фонды» ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында Әгерҗе, Тауҗамал һәм Валион торак пунктлары янында чикләр билгеләү турындагы мәсьәләләр каралды.

Катнашучылар бәхәсле урман кишәрлекләрендә чикләрне уздыру вариантлары турында фикер алыштылар, шулай ук Удмуртия Республикасының эш төркеме вәкилләре белән сөйләшүләр планлаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International