Табигатьне саклау буенча иң яхшы тәҗрибәләр буенча «Ышанычлы партнер-Экология» IV Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Табигатьне саклау буенча иң яхшы тәҗрибәләр буенча «Ышанычлы партнер-Экология» IV Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу конкурс «Ышанычлы партнер» берләшмәсе тарафыннан, Россия экология җәмгыяте белән берлектә, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты ярдәмендә үткәрелә.

Конкурста Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, федераль һәм муниципаль предприятиеләр, төрле оештыру-хокукый формадагы компанияләр һәм предприятиеләр катнаша ала.

Гаризалар 27 номинация буенча 2022 елның 9 сентябренә кадәр кабул ителә. Шуннан соң иң яхшы проектлар өчен онлайн-тавыш бирү уздырылачак һәм катнашучылар эшләре буенча эксперт бәяләмәләре тәкъдим ителәчәк. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү бу елның көзендә узачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://topecopro.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International