21 августка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының югары классы сакланачак

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 21 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының IV классы саклана. Шул ук вакытта кайбер муниципаль районнарда урманнарда янгын куркынычының V классы да көтелә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ТР Министрлар Кабинетының 08.08.2022 ел, №771 карары нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чараларын кертүне 9 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелүе турында искәртеп уза. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Татарстан урманнарында урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Янгын куркынычы булган хәлләргә космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә, шулай ук тәүлек буе ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» (тел.8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95) төбәк диспетчерлык хезмәте эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International