ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен үткәрүгә әзерлек башланды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен үткәрүгә әзерлек башланды. Акция Татарстан Республикасында 2022 елның көзендә оештырылыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта республика территориясендә участокларның локациясен һәм утырту материалының токым составын билгеләү буенча эшләр алып барыла.

Быел «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе 4 нче тапкыр узачак. Аның максаты – 80 млн. агач утырту. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, «Илкүләм приоритетлар» АКО, Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International