Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 11 августына алар 9,8 мең га мәйданда башкарылган (планның 73%ы).
Мондый эшләрне Саба һәм Баулы өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары белгечләре төгәлләгән.
«Урман культураларын карау – урман торгызу эшләре комплексының мөһим өлеше, – ди Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. – Эшләр календарь планны уздырып бара. Алар бу елның 1 сентябренә кадәр тәмамланыр дип көтелә».