«Азнакай урманчылыгы» ДКУ белгечләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара

2022 елның 12 августы, җомга

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара. Шулай итеп, бу атнада Азнакай, Чатыртау, Мәлбагыш кишәрлеге урманчылары, урман мастерлары җәмәгать урыннарында мәгълүмати листовкалар һәм белешмәлекләр элеп чыкканнар һәм Азнакай муниципаль районы торак пунктларында яшәүчеләр белән берничә әңгәмә үткәргәннәр. Мондый очрашуларда белгечләр гражданнарга Татарстан Республикасында агымдагы урман янгыннарының торышы, гражданнарның урманнарда булуын чикләү режимы турында сөйләгәннәр, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп киткәннәр.

«Янгын куркынычы янаган чорда безнең төп бурыч – урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләрен үтәүне контрольдә тоту, шуңа күрә без даими рәвештә урман янындагы торак пунктларда яшәүчеләр белән очрашып торабыз. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы тематикасына мәгълүмати листовкалар, брошюралар да таратабыз. Шулай итеп, бүгенге көндә янгынга каршы тематикага 410 артык листовка таратылды һәм халык белән 100 артык әңгәмә үткәрелде», – дип сөйләде «Азнакай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рафис Галиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International