16 августта Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының югары классы сакланачак

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, иртәгә, 16 августта, Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә янгын куркынычының IV классы сакланачак, Зәй, Әлмәт, Кайбыч, Апас, Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч, Нурлат, Алексеевск, Аксубай һәм Чирмешән муниципаль районнары территориясендә урманнарда янгын куркынычының V классы көтелә.

Искәртеп узабыз, ТР Министрлар Кабинетының 08.08.2022 ел, №771 карары нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнар һәм транспорт чаралары белән урманнарга килү өчен 9 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Хәзерге вакытта Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча 25 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International