ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки районында булды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды. Анда ул Әлки муниципаль районы советының «Әлки район мәдәният йорты» МБУ узган утырышында катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе муниципаль район башкарма комитетының яңа җитәкчесен сайлау булды. Конкурска Руслан Морадыймов һәм Алексей Сорин кандидатуралары тәкъдим ителде. Депутатларның бердәм тавышы белән вазыйфага Руслан Морадыймов билгеләнде.

Шулай ук чара барышында 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына бюджетка үзгәрешләр кертү, бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыру һ.б. мәсьәләләр каралды.

Утырыштан соң Равил Кузюров «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә кушылды. Аның кысаларында министр булачак 5 беренче сыйныф укучысыына портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International