Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашында брифинг узды. Анда министр Равил Кузюров Татарстан Республикасында агымдагы урман янгыннары торышы, урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.
«Көз якынлашуга карамастан, Татарстан Республикасында эссе һәм коры һава торышы саклана, урманнарда янгын куркынычының IV һәм V класслары теркәлә, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәзерге вакытта гамәлдә булган, быелгы елда икенче чикләү чарасы кертелүенә инициатор булды. Чикләүләр 9 августтан 21 календарь көнгә Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 16 августына Татарстан Республикасында 407 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 8,6 га мәйданда 281 янгын очрагы теркәлгән. «2022 елда урман янгыннары теркәлмәде, – дип хәбәр итте министр. – Урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция, III типтагы 5 станция һәм 14 янгынга каршы инвентарь туплау пункты тәэмин итә».
Хәзерге вакытта Татарстанда янгын куркынычсызлыгы хәленә космик һәм җир өстендә мониторинг алып барыла, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла, шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли. Барлыгы 203 очыш сәгатенә тиң 36 авиапатруль үткәрелгән.
Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үтәлә – 2395 км яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 4807 км булган минераллаштырылган полосалар карап чыгылган. Моннан тыш, гомуми озынлыгы 377 км булган янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган, урманнарда 225 данә гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү эшләре башкарылган, янгынга каршы тематика турында 794 данә мәгълүмат стендлары, аншлаглар һәм щитлар урнаштырылган.
«Искәртеп узам, «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 28 маендагы 141-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, быел урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык көчәйтелде, – дип өстәде Равил Кузюров. – Әгәр закон бозу урман янгыны барлыкка килүгә сәбәпче була икән һәм урманнарга зыян китерелсә, кылган гамәлләр өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 261 статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин».
Мәсәлән, хәзер урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр (элек 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр иде), вазыйфаи затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр (элек – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр иде), юридик затларга 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр (элек 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр) административ штраф салуга китерә.
Аннары Равил Кузюров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең, аерым алганда, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг системасы эше, күрше төбәкләрнең урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары белән хезмәттәшлек һ.б. турындагы сорауларына җавап бирде.