«Кама урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычының югары классына бәйле рәвештә урман фонды территориясендә патрульлек эшен көчәйткән.
«Берсут, Кама, Кама буе, Усали, Чистай, Шомарбаш һәм Шумбут кишәрлекләре территорияләрендә көн саен патрульлек итә торган 9 мобиль төркем булдырылды, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Альберт Шамилов. – Патрульлек расланган маршрутлар буенча башкарыла, урман паркларына, торак пунктлар янындагы урман биләмәләренә аерым игътибар бирәбез».
«Бер үк вакытта халык арасында Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын чикләү һәм аларга транспорт чаралары кертүне чикләү режимының үзенчәлекләре турында да аңлату эшләре алып барыла, – дип өстәде Альберт Шамилов. – Август аенда «Утны туктат!» кампаниясе кысаларында 9 лекция, әңгәмәләр һәм чыгышлар үткәрелде, 40 листовка, белешмәлекләр һәм брошюралар таратылды».
Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының 08.08.2022 ел, №771 карары белән Татарстанда гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне 9 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.