ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яракларын тапшырды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлыкның быел беренче сыйныфка баручы дәүләт граждан хезмәткәрләре балалары белән очрашты.

Очрашу барышында Равил Кузюров балаларга Татарстан Республикасының урман фонды, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, урман тармагы һөнәрләре турында сөйләде.

Балалар министрга үзләре, мавыгулары, хыяллары һәм башкалар турында сөйләделәр.

Соңыннан Равил Кузюров булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары җыелмасын тапшырды.

«Тиздән сез мәктәпкә барачаксыз һәм белем юлын башлап җибәрәчәксез. Бу «сәяхәт» кызыклы һәм мавыктыргыч булсын, сезгә бик күп яңа ачышлар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, укуда һәм иҗатта уңышлар телим», – дип билгеләп үтте ул.

Быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең 90нан артык баласы канцелярия кирәк-яраклары җыелмасын алачак. Әлеге инициатива Министрлыкның, урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының башлангыч һөнәри берлек оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International