Әлмәт урманчылыгында яңа җитәкче-урманчы билгеләнде

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 17 августындагы 07-07/86-к номерлы боерыгы белән ТР «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ яңа җитәкче-урманчы билгеләнде. Ул – Рөстәм Минәсхәт улы Гатин.

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров учреждение коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул Рөстәм Гатинны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.

Рөстәм Гатин 1973 елның 26 маенда Аксубай районының Иске Кыязлы авылында туган. Казан дәүләт аграр университетын «инженер-механик» һәм «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлекләре буенча тәмамлаган.

Рөстәм Гатинның эш стажы 24 ел. Хезмәт эшчәнлегендә Чирмешән урман хуҗалыгының механик-тәэмин итүчесе, «Бөгелмә юл идарәсе» дәүләт проект-ремонт төзелеш берләшмәсен тәэмин итү буенча җитәкче урынбасары, «Оранжерея» ҖЧҖ директоры, «Чирмешән торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» ДУП баш инженеры, «Татснаб» ҖЧҖ директоры, «Аксубай урманчылыгы» ДБУ директоры, «Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы, Аксубай муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, «Чирмешән АТП» ААҖ генераль директоры булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International