2022 елның 21-22 сентябрендә Красноярск шәһәрендә «Россия урманнары» форумы узачак. Форум хакимият органнары, бизнес, фән, мәгариф вәкилләре өчен аралашу, шулай ук Россия урман комплексының мөһим мәсьәләләрен хәл итү һәм аны алга таба үстерү векторын билгеләү өчен мәйданчык булачак.
Форум кысаларында урман сәнәгате комплексын үстерү перспективалары, «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре, урман тармагында яшьләрнең инициативаларын, урман комплексын цифрлаштыру, фән, кадрлар әзерләү һ.б. мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрү планлаштырыла.
«Россия урманнары» форумын үткәрү урыны «Себер» халыкара күргәзмә-эшлекле үзәге булачак. Чара кысаларында «Эксподрев – 2022» күргәзмәсе һәм урман аударучылар арасында «Урман кисүче» Россия чемпионаты узачак.
Форумга теркәлү әлеге сылтама буенча: https://forms.yandex.ru/cloud/62ea6d518f82f45b46e4b907/.