15 августтан 19 августка кадәр Биләр авылында «Лига форум» студентлар белем бирү форумының «Профессионаллар» сменасы узган. Анда илнең 120 һөнәри белем бирү оешмасыннан 400 студент, шул исәптән «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Зәринә Сәмигуллина, Антон Поляков, Артем Козырев, Никита Җәләев, Анна Ложкина һәм Ләйсән Җамалетдинова катнашкан.
Форумның белем бирү программасы 7 тректан торган: профессионаллар лигасы, проектлар остаханәсе, контент территориясе, медиа үсеше территориясе, мәдәният киңлеге, спорт мохите һәм ачышлар киңлеге. «Профессионаллар» сменасында катнашучылар лидерлык һәм инициатива күнекмәләрен үстерә, стратегик фикерләү сәләтен формалаштыра, командалар белән идарә итә, партнерлар белән хезмәттәшлек итә, креативлык һәм бизнес-проектларны гамәлгә ашыру күнекмәләрен үзләштерә алганнар.
Исегезгә төшерәбез, быел форум 15-31 август көннәрендә өч смена форматында уздырыла. Аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Студентлар лигасы оештыра.