Бүген Түбән Новгород шәһәрендә «3-ФЗ һәм Россия Федерациясендә урман комплексын цифрлы трансформацияләү» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы белән идарә итүче төбәкләрдәге органнар җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, тармак оешмалары, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе Урман комплексын цифрлы трансформацияләү, 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру һәм агачны һәм аны эшкәртү продукциясен исәпкә алу турында урман законнары нормаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре тикшерелде.
Утырышта Түбән Новгород өлкәсе урманчылары берлеге генераль директоры Игорь Глушко, «Рослесинфорг» ФДБУ баш аналитигы, 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча Рослесхозның проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев һәм башкалар чыгыш ясады.