Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әгерҗе муниципаль районында булды. Анда ул Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында чикләрне билгеләү мәсьәләләре буенча утырыш эшендә катнашты. Утырыш Әгерҗе шәһәре хакимияте бинасында узды.
Очрашуда шулай ук ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Удмуртия Республикасының табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры Денис Удалов, Удмуртия Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Анна Боталова, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, «Татарстан Республикасының киңлек мәгълүматлары фонды» ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Рамил Гыйльманшин һ.б. катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында Әгерҗе, Тауҗамал һәм Валион торак пунктлары янында чикләр билгеләү турындагы мәсьәләләр каралды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча барлык бәхәсле мәсьәләләр җайга салынды, субъектлар арасында чикләрне билгеләү турында карар кабул ителде, яклар кирәкле документларны агымдагы елның дүртенче кварталында рәсмиләштерергә килештеләр.
Шулай ук эш сәфәре кысаларында Равил Кузюров «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ булды. Очрашу барышында учреждение белгечләре белән агымдагы елның 7 аенда башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.