Янгын куркынычының IV һәм V класслары билгеләнү сәбәпле, Татарстан Республикасында урман фондын авиация ярдәмендә патрульләү үткәрелә. Бүген «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ хезмәткәрләре Cessna 172 һава судносында өстән торып территорияне күзәтә.
Маршрут Татарстан Республикасының 13 муниципаль районы урман фонды территориясе өстеннән уза. Маршрутның гомуми озынлыгы 568 км тәшкил итә. Шуның белән беррәттән, республикада янгын куркынычы булган хәлләрнең җир өсте һәм космик мониторингы да дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының 08.08.2022 ел, №771 карары белән Татарстанда гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне 9 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.