Яңа уку елы алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларда булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары тапшырыла

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы тапшырыла.  «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов балалар очрашканнар.

Бүләкләрне тапшырганда, Ранил Рәхмәтуллин булачак укучыларга ныклы сәламәтлек, бәхет, укуларында һәм иҗатларында уңышлар теләгән.

«Тиздән сезнең өчен яңа тормыш сәхифәсе ачылачак – мәктәп чоры башланачак. Ул якты хис-кичерешләр, файдалы белемнәр һәм гаҗәеп ачышлар белән тулып торсын. Кызыксынучан, максатчан һәм актив булыгыз», – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең 90нан артык баласы канцелярия кирәк-яраклары җыелмасын алачак. Әлеге инициатива Министрлыкның, урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының башлангыч һөнәри берлек оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International