Лубян урман-техник көллиятендә яңа уку елына әзерләнәләр.
«Уку процессының графигы, дәресләр расписаниесе эшләнде, спорт-массакүләм чаралар планы әзерләнде, – дип сөйләде көллият директоры Рим Фәхразыев. – Узган 2021-2022 уку елындагы кебек үк, көллияттә уку процессы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең санитар-эпидемиологик кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы таләпләре нигезендә оештырылачак».
«Хәзерге вакытта Белем көненә багышланган тантаналы линейкага әзерлек бара. Чарага Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Кукмара муниципаль районы хакимияте вәкилләре, шулай ук студентларның әти-әниләре һәм якыннары чакырылачак», – дип өстәде Рим Фәхразыев.